Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Яңа язлар җырын яңгыратам

Кул сузымы гына ямьле язга…
Якты нурдан өмет уяныр!
Бозлы судай салкын хәбәрләрне
Гөрләвекләр җыры юып алыр!

Яшел чирәм шытар эзләреңдә
Нур чагылыр юлдашыңның йөзләрендә,
Язлар бүләк иткән гөлне күреп,
Өмет ныгыр батырларның йөрәгендә!

Язлар җитә! Кул сузымы ара…
Быелгы кыш артта калып бара…
Яшьле күзләреңә нурлар иңсен,
Киләчәккә өмет белән кара!
Яңа язлар белән җир яңара!

 

29.02.2024

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар