Баласына бирәм диеп,
Ак әби бүләк алган.
Зәгыйфь үзе, хәлсез инде.
Тик шулай да…
Шатлык өләшер өчен
Каяндыр ул көч тапкан.
Салмак адымнар белән ул
Сөенеп, алга атлый.
Көтүен дә көтмиләрдер…
Тик шулай да…
Бармый калу бүген анда
Һич кенә дә ярамый…
Бәйрәм иртәсе кояшы
Канат куйган иңенә.
Ара ерак… тын кысыла…
Тик шулай да…
Балаларны шатландыру
Бик рәхәт күңеленә…
март, 2012