Син мин түгел,
Мин син түгел бит —
без икебез ике дөньядан:
Син ташлардан юнып ясалгансың,
Мин суларны бик нык яратам.
Син мин түгел,
Мин син түгел шул —
тирәбездә төрле яссылык:
Төрле уйлар, төрле юллар бездә,
Аллаһ биргән төрле сабырлык.
Син мин түгел,
Мин син түгелдер —
төрле кебек булган яралар:
Аллаһыдан иңгән Китап нуры
(Һәркемгә бер!)
Шул ярадан безне аралар…
Син мин кебек!
Мин син кебек!
Күзләремне ачтым ләбаса!
“Аллаһ каршысында без тигез!” — дип,
гөнаһ булыр,
Бар җиһанга сөрән салмасам…
Син миңа тиң,
Мин сиңа тиң —
Йөрәкләрдә хәзер омтылу!
Шикле уйлар эреп югалдылар…
Без бит Җирдә!
Ә Җирдә — ярату!
Бер-беребез дип, рәхәт җан ату!..
сентябрь, 2023
* “Мин” һәм “син” – кеше, халык, дәүләтләр мәгьнәсендә