Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Дөньяда язны күрер өчен генә дә яшәргә ярый.

 

Мөхәммәт Мәһдиев

Өметле язларым

Сынау арты сынау уза кеше —
Җиңел түгел тормыш юллары.
Ярый ла бит көчле булып калса!
Иярләсә авыр уйларын…

Бәхет юрап, якты уе белән
Озатса көнне кояш батканда,
Сабыр булса, өмет уты белән
Яңа көнгә аяк басканда,

Күңелләре чиста булып калса,
Җыру җырлап сабый бакканда,
Насыйп итәр Раббым бәхетләрне
Якты язлар тәрәз какканда.

Январь, 2023

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар