Һәр мизгелгә рәхмәт әйтеп
Яши белү рәхәт икән.
Тик бу хисләр күңелемә
Ут-суларны кичеп иңгән…
Урау юлдан килде бәхтем…
Кадерле ул шуңа бигрәк!!!
Ник соң шуны аңлау өчен
Мең кат үлү…
һәм мең кат терелү кирәк?!
Гел бәхетле яшәгәндә
Нигә кеше аза соң ул?
Үз язмышын гамәл белән
Кире якка яза соң ул?
Эше китсә уңай якка,
Чама хисен югалта.
Исән-имин булганда да
Зарланырга ярата…
Рәхмәтенең ихласлыгын,
Сүзнең тәмен югалта.
Туганлык җепләрен өзә,
Ник соң бәгырьләр ката!?
~ ~ ~ ~ ~
Бәхетне бит тояр өчен
Бик аз кирәк кешегә:
Иман белән яши белү
Һәм ихлас күңел бирү
юлындагы һәр кешегә,
һәр башкарган эшенә!
2023 ел