Үз өемдә үз көем дим,
Сөйләр сүзем көйле минем.
Сүзләр көйле, чөнки гамьле
Сүз кадерен аңлый күңелем.
Тик катлаулы юл үткәндә,
Уйлар артка тартмасмы?
Гамьле күңлем, ямьле сүзне
Кара болыт килеп япмасмы?
Сабыр бетеп, көйсез сүзләр
Килә калса күңелемә,
Каләмдә кара калырмы?
Җылы сүз кабат язылырмы?
Күңелем көйсезлегеннән
Сабырлык ахры сорармын…
Бары якты сүзләр белән
Яңа шигырь язармын:
Ямьле үтсен һәр көнегез!
Тыныч булсын күңелегез!
Игелекле сүз, гамәл белән
Көйле үтсен гомерегез!
Февраль, 2025