Үткән чакта гомер сукмагыннан
Очрасалар юлда киртәләр,
Җылы сүзгә ниләр җитә икән? —
Нәкъ шул сүзләр көчле итәләр.
Тормыш юлындагы авырлыктан
Канатларың арып талганда,
Якыннарың җылылыгы аша
Көч табарсың кабат янарга.
Хисләреңә салкын кырау төшсә,
Күңелеңә моңсу чакларда,
Җылы караш көчләр өстәр сиңа,
Канат куяр үрләр яуларга.
Бер мизгел дә җанга җитә кайчак —
Яшәү дәрте синдә кабына…
Җылы караш көчләр өстәп куя
Күңелләрең бушап калганда.
июль, 2011