Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Дөньяда язны күрер өчен генә дә яшәргә ярый.

 

Мөхәммәт Мәһдиев

Иң бәхетле көнем

Иң бәхетле көнем

Бәхетне һәр кеше үзенчә күрә, әлеге төшенчәгә һәркем үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.

Минем өчен иң бәхетле көн – үз-үземне ишетергә өйрәнгән һәм бәхетнең еракта түгел, ә нәкъ менә бүгенге көндә, минем янәшәмдә булуын аңлаган көнем. Шуңа күрә дә минем өчен иң бәхетле көн – нәкъ менә бүгенге көн.

Бүгенге көнгә кадәрге тормышымда  искә алырлык уңышлар, матур очрашулар, якты мизгелләрем булган икән, бу да – минем өчен зур бәхет. Ә алар, Аллага шөкер, тормышымда бик күп.

Киләчәккә матур хыялларым һәм максатларым булу, аларны тормышка ашырырга теләгем булу да бәхет.

Кешеләр белән елмаеп аралашу, аңлашып эшләү, үзара ярдәмләшү һәм гаиләңдә бер-береңә күңел җылылыгын бүләк итеп яшәү – шулай ук зур бәхет.

Булган тормышыңнан канәгать булып яши алу, боларның барысы өчен дә күңелеңдә рәхмәт хисләре булу да бәхет дип уйлыйм.

Бәхетле булу, беренче карашка, җиңел түгел кебек. Ә чынлыкта исә бәхет төшенчәсе бик тә гади, минемчә.

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз