Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

Равил Фәйзуллин

Бүген яшим

Бүген яшим

Бу җиһанда бүген яшим.
Тәмен тоеп яшим һәр көннең.
Күпне көтмим, шөкер итәм,
Бик аздан да була күңелем.

Уянам да, рәхмәт укыйм —
Шөкер кылмаслыкмы дөньясы? 
Язмыш сынауларын узар өчен
Көчләр бирә Раббым догасы.

Таңнар имин! Гүя гөлләр —
Тирбәләбез гүзәл җиһанда.
Кадерләрен белеп яшәү кирәк,
Рәхмәт әйтеп, таңнар атканда.

Март, 2020

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз