Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Личный блог Наили Гаффаровой

Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан – аның күңел байлыгы, теле, сәнгате.

 

Гариф Ахунов

Без барасы юллар

Без барасы юллар

Озын да кебек, кыска да.

Без яулыйсы үрлəр

Биек тə кебек, ыспай да.

Яшьли узган эзлəр

Ерак та кебек… якын да.

Янда булган ярлар

Кадерле дə кебек… ят та.

Быел килгəн көзлəр

Матур да кебек, түгел дə.

Үзгəрə дөньясы

Төрле күзлеклəр кигəндə.

Хислəр мана “күзлек”не:

Агы да бар, бар… карасы…

Күңеленə кайсысы хуш —

Сайлап кия адəм баласы.

2016 ел

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз
Файдалы ресурслар