Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

Равил Фәйзуллин

Язгы мизгел

Язгы мизгел

«Яз исә болай да кызу аккан тормышка аеруча бер дәрт, аеруча бер ашкыну кертеп җибәрә. Гүя кояш кешеләрне үзе белән ярышка чакыра. «Өлгерегез минем арттан!» — ди ул һәм үзенең хуҗалыгы — табигатьтә һәр көн искитәрлек эшләр актарып ташлый. Аның кодрәте белән кырларда карлар ашыгып эри, түбә җирләр көннән-көн ачыла бара, тау битләреннән беренче гөрләвекләр шаулап чокырларга төшәләр, елгалар бүртә, бозлар күтәрелә, юллар өзелә, җылы яклардан төрле кошлар бер-бер артлы килеп җитәләр, урманнар зәңгәрләнә, бөтен җанлы-җансыз табигатьтә уяну башлана, һәм менә көнгә караган тау битендә, иң беренче яшеллек булып, күзне иркәләгән беренче үлән дә калкып чыга…»

(Әмирхан Еники)

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз