Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Этикет нечкәлекләре: белен белән сыйлану серләре

Этикет нечкәлекләре: белен белән сыйлану серләре

Беленне, иң беренче чиратта, кайнар килеш ашарга кирәк. Яңа пешеп чыккан сыйларны табын уртасына куйганнан соң алтынсу матур беленнәр янына төрле эчлекләрне куярга да онытма! Әгәр инде өстәлгә тозлы кабымлыклар – балык филесын (кылчыклардан чистартылган!) куясың икән, аларны чәнечке куелган сай гына савытка салырга кирәк, ә уылдыкны – кашык куелган кечкенә генә бәллүр савытка. Һәр кунакка да десерт өчен аерым савытлар һәм приборлар куярга онытма. Сыйланганда кеше эчлекне уртак савыттагы калаклар белән үз савытына салып алырга уңайлы булсын өчен кирәк бу. Кайнатма, бал һәм каймак та өстәл уртасына шул рәвешле куелырга тиеш. Кунакның тәлинкәсе янына исә калак белән буш савытлар куела. Ул шул савытларга, нинди эчлек белән сыйланасы килә, шуларны алып салачак. Әгәр коймакларны итле фарш белән әзерләргә теләсәң, аның янына кайнар шулпа да бирергә онытма. Шулпаны һәр кунакка да аерым таратырга кирәк. Ә хәзер инде иң күңелле өлешкә күчәргә була – тәмле алтынсу беленнәр белән рәхәтләнеп сыйланырга!

Милли традицияләрне истә тотып

Милли традицияләр буенча коймакны кул белән алып, аның эченә үзеңә ошаган эчлекне төреп яки күңелең теләгән кайнатма, май яки каймакка манып ашарга була. Димәк, сыйланганда куллар майга буялыр дип куркып тормаска һәм оялмыйча рәхәтләнеп ашарга була. Беленнәр эремчек, ит яки башка эчлекләр белән әзерләнгән очракта да аларны кул белән тотып ашарга ярый. Балаларны да моның өчен ачуланырга кирәк түгел. Иң мөһиме, өстәлгә салфеткалар куярга онытмагыз. Тәмле итеп сыйланганнан соң куллардан майны яхшы итеп сөртеп алырга кирәк булыр!

Фуршетта һәм башка урыннарда сыйлану.

Беленнәрне без өйдә генә түгел, ә кунакта, төшке аш вакытында, эшлекле сөйләшүләр һәм романтик очрашулар вакытында да ашыйбыз. Рәсми очрашулар вакытында милли традицияләр турында онытып торырга, ә өстәл артында исә приборлар – пычак һәм чәнечке кулланырга кирәк. Фуршет вакытында сыйларны аерым порцияләрдә тәкъдим итсәләр, күпкә җиңелрәк. Сиңа коймакның бер кырыен чәнечке белән тотып торырга һәм пычак белән бераз өлешен кисеп алырга гына кала. Әгәр инде сыйны өстәл уртасына уртак савытка куйганнар икән, бусы шактый җайсыз. Бу очракта чәнечкенең бер теше белән коймакны җайлап кына эләктереп алырга һәм әкренләп төрергә кирәк. Үз тәлинкәңә аны шулай итеп күчереп куярга һәм шуннан соң аны янә таратып эчлек салырга һәм кабат төрергә кирәк. Аннан соң инде коймакны кечерәк кисәкләргә бүлеп ашый башларга да була. Әгәр эчлек сыек булып (кайнатма, каймак яки бал), кечкенә савытчыкларга салынган булса, уртак савыттан төреп алган коймакны алуга ук кечкенә кисәкләргә кискәләргә кирәк һәм аны үзеңнең күңелеңә ошаган эчлеккә манып, тәмле беленнәр белән сыйланырга гына кала.

Язманы Алсу Мөкатдәс әзерләде.

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз