Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

Равил Фәйзуллин

Чәчәкләр бәйләме кулларда

Чәчәкләр бәйләме кулларда

Чәчәкләр бәйләме кулларда,
Чәчәкле котлаулар агыла…
Чәчәкләр бәйләме язларда —
Кышларның салкыны тарала.

Кояшның нурлары бар җирдә
Кояшлы карашлар да арта.
Кояшлы, чәчәкле язларда
Күңелләр җылылык ярата.

Назлы җил болытны тарата,
Назлардан сөюләр яңара.
Наз тулы кояшлы язларда
Их, каласы иде озакка!

март, 2017

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз