Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

Равил Фәйзуллин

Хәерле иртә!

Иртәнге сәгатьләрне ныграк ярата башладым.

Тынычлык һәм мин.

Дөнья һәм мин.

Берәү дә комачауламый. Телисең икән – табигатьне күзәт, яңа көнгә максат-теләкләреңне телә. Сәламәтлекне кайгыртып, күнегүләр ясап алырга да була. Яраткан китабыңны күптән кулга алганың юкмы? Иртәнге як – моның өчен иң кулай вакыт. Күңелеңдә инде күптән догалар өйрәнергә дигән теләк йөридер бәлки? Нәкъ менә иртән укыган догаларның сихәте зур дип әйтә бит дин галимнәребез дә.

Көн саен җир шарында 160 мең кеше йокысыннан уянмый дигән фактны ишеткәннән соң, мин күзләремне ачуга шөкер итә һәм яңа көнгә елмаеп, аны сәламли башладым. Күп тапкырлар күзәткәнем бар, иртән уянып, яңа көнне планнар корудан башлаганда, көн бөтенләй башкача – күтәренке рухта уза. Күңел халәте дә көн дәвамында күпкә тотрыклы була. Яңа көнгә аяк басканда, радио дулкыннарын көйләгән кебек, күңелеңне көн дәвамында яхшы эшләргә һәм игелекле гамәлләргә “көйләп”, бу көнеңне бәхетле итеп үткәрергә ният кылып башласаң, көн бөтенләй башка төрле – уңай сыйфатта, тотрыклылык белән уза. Ә тыныч һәм рәхәт күңел халәте – сәламәт булуның иң беренче шарты.

Апрель, 2022

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз