Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!

 

Равил Фәйзуллин

Хыяллар тормышка ашсын

Хыяллар тормышка ашсын

Һәр кешенең күңелендә телдән әйтергә кыймый торган якты хыяллары була. Хыялларның чынга ашуы бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итә һәм син яшәүнең ямен тулысынча аңлыйсың.

Хыялларыбыз чынга аша башласын өчен нәрсә эшләргә соң? Иң мөһиме, аларны күңел дәфтәренә язып, теркәп кую. Чөнки бу уйларны тәртипкә китерергә, максатларны ачык күрергә ярдәм итә. Син хыялларың нигезендә үз планнарыңны билгелисең һәм аларны тормышка ашыру юлларын эзли башлыйсың. Уйларны дәфтәргә теркәп куюның тагын бер файдалы ягы бар – кеше өчен бу мотивация дә булып тора, ә алга куелган максатлар исә вакытка саграк карарга өйрәтә. Уңышлы проектлар берсе дә бер көн эчендә генә барлыкка килми, нәкъ менә шуңа күрә дә үзең өчен тормыштагы өстенлекле якларны билгеләргә һәм үз юлыңнан читкә тайпылмыйча, кечкенә адымнар белән алга барырга кирәк.

Хыялларыгызның тормышка ашу сәгате бәлки бүген үк булмас та…. Берәр көнне, күңел халәтегез өлгереп, ныгып җиткәч, хыял һәм максатларыгыз тормышка ашачак. Һичшиксез!

Гадәттә, матур һәм изге ниятләрдән туган проектларны тану авыр түгел, андый товарлар сыйфатлы була, халыкка хезмәт күрсәтү дә югары дәрәҗәдә оештырыла. Әлеге проект авторлары өчен кешеләргә уңай хисләр бүләк итү, тирә-ягыбызны ямьләндерүгә үз өлешләрен кертә алу – зур бәхет, минемчә!

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз