Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Халыкны халык иткән, дөньяга таныткан — аның күңел байлыгы, теле, сәнгате.

 

Гариф Ахунов

Табын түрендә милли ризыкларыбыз

Татар халык ашларын халыкның  иҗатына бәйле дип әйтү ялгыш булмас. Ул – халыкның яшәү тарихы дәверендә формалашкан үзенә хас бер сыйфаты. Милли ризыкларның рецептларына төптәнрәк күз салсаң, халыкның яшәү рәвеше, урыны, көнкүреш гадәтләре турында белергә була. 

Татар халык ашлары нигезендә өч төп ингредиент бар: камыр, бәрәңге һәм ит. Хәзерге заманның дөрес туклану стандартларыннан аерыла, билгеле. Тик безнең әби-бабайлар нәкъ шул ризыктан көч (энергия) алып ныгыганнар, тормыш иткәннәр. 

Милли ризыкларга мәхәббәт – безнең тамырларда. Мин кыстыбый, бәлеш, өчпочмак, пәһләвә кебек милли ризыкларны бик яратып пешерәм. Сезнең белән дә әлеге тәмле сыйларны пешерү рецептлары белән уртаклашырга булдым һәм ризыклар тәмле килеп чыксын өчен  кайбер серләрне дә ачам. Әйдәгез, киттек. 

Кыстыбый

Кыстыбый бик җиңел һәм тиз әзерләнә. Тамак ачу дәрәҗәсенә карап, аны аш янына бирергә яисә аерым ризык итеп әзерләргә була. Мин пешерү процессын 4 өлешкә бүлдем.

  • Беренче эш итеп, камыр әзерлибез. Тирән табага 100 грамм җылымса су, 100 грамм сыек май, 5 грамм тоз салып, яхшылап болгатабыз. Тоз эрегәннән соң 350 грамм он иләп салабыз. 

Киңәш: камыр ашларына онны һәрвакытта да иләп салыгыз. Ул онны кислород белән баета, пешергән ризыкларыгыз йомшак, яхшы күтәрелә торган булыр!

Савытта барысын яхшылап бутыйбыз, бердәй масса барлыкка килү белән куна тактасында камыр басабыз. 5-10 минут вакыт сорала.

Киңәш: гомумән, ашарга пешерүне яхшы кәеф, ниять белән башласагыз, ризыгыгыз  уңар!

Камырны 5-10 минут дәвамында басу мәҗбүри. Ул тыгызлана, бербөтен структура барлыкка килә. Камыр майлы, йомшак булырга тиеш, басканда куна тактасына он сибәргә мөмкин. Басканнан соң камыр өстенә савыт каплап, 10-15 минутка  калдырабыз.

  • Икенче өлештә, камыр ял иткән арада, эчлек өчен 1 килограмм бәрәңгене юабыз, чистартабыз. 5 литрлы кәстрүлгә бәрәңгене, зурлыгына карап, икегә яисә дүрткә ярып, суга салабыз да плитәгә көчле утка куябыз. Су кайнап чыкканнан соң 1 аш кашыгы тоз салып, утны әкренәйтәбез. Бәрәңге әкрен утта 15-20 минутта пешә. 

Киңәш: Бәрәңгенең пешкәнме икәнен пычак яисә чәнечке белән төртеп тикшерергә була. Әгәр җиңел керә икән, димәк бәрәңге әзер!

Бер баш суган да чистартып, юып, вак итеп турап әзерләп куябыз. 

  • Өченче өлеш. Эчлек әзерләүне дәвам итәбез. Бәрәңге әзер булганнан соң, суын саркытабыз. Аерым савытта 150 грамм акмайда алдан әзерләп куйган суганны кыздырабыз. Суган алтынсу-сары төстә булырга тиеш. Шуннан соң пешкән бәрәңгегә 250 грамм җылы сөт, 20 грамм тоз, кыздырган суганны мае белән бергә өстибез. Бәрәңгене яхшылап изәбез (туглыйбыз). Бәрәңге пюресы әзер.
  • Инде соңгы, дүртенче өлештә камырны табада кыздырабыз. Аның өчен әзер камырны 50 граммлы кисәкләргә бүләбез. Һәрберсен куна тактасында аерым-аерым түгәрәкләп, уклау ярдәмендә җәябез. Түгәрәк диаметры – якынча 20 см. 

Киңәш: Тигез матур түгәрәк булсын өчен, камырны җәяр алдыннан яхшылап шар формасына китерегез!

Кызган коры табага камырны салабыз, 2-3 минуттан әйләндерәбез. Игътибар! Таба коры булырга тиеш. Камыр матур итеп кабара, шул рәвешле кыстыбыйга хас нокталар барлыкка килә. Әзер камыр тышын тастымал белән каплыйбыз. Бер-бер артлы камыр түгәрәкләрен җәймә итеп пешерәбез, берсе өстенә берсен өя барабыз һәм тастымалга төрәбез. 

Барысы да әзер булгач, камыр тышлыгының бер яртысына якынча 100 грамм чамасы бәрәңге боламыгы салабыз һәм икенче яртысы белән каплыйбыз. Кыстыбыйларны ярымтүгәрәк формасында әзерлибез. 

Киңәш: Камыр тышлыклары бөккәндә сынмасын өчен аларны табада пешергәннән соң тастымалга төрәләр! 

Кыстыбый әзер. Кемдер коры килеш ярата, мин үзем, гадәттә, акмай эретеп өстен майлыйм, ә кайберәүләр сыек майда кыздырган кыстыбыйларны яраталар. 

Рs: Мин үзем кыстыбыйны салкын сөт белән ашарга яратам.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Язманы Айгөл Исмәгыйлова әзерләде

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз