Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Көзләрнең дә була көзе…

Көзләрнең дә була көзе…

Алтын җептән челтәр үреп,
Көз бизәде урманны.
Алтын нурлар юка шәлдә
Мәрҗәннәрен дә барлады.

Көзге шәлен югалтудан
Курыккан мәле урманның.
Кышка әле шактый ерак —
Кайчан кияр соң туннарын?

Сокландырып торса гына
Күңеле була урманның.
Гүзәллегем югалыр дип,
Куркып көтә көзнең ахрын.

октябрь, 2012

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз