Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Дөньяда язны күрер өчен генә дә яшәргә ярый.

 

Мөхәммәт Мәһдиев

Кабатланмас җирдә берни дә

Кабатланмас җирдә берни дә

Көтеп алган язлар һәр елны да
Бертөсле күк тоелса да,
Үзгә алар, алданмагыз,
Узганы да, яңасы да.

Еллар йөгергәне сизелми дә,
Тормыш-дәрья ага гына.
Кай арада кичләр җиткән —
Таң иде бит яңа гына!…

Кабатланса һаман бертөрлелек,
Узган вакыт сизелми күк!
Әй яшәп тә куя кеше —
Мәңгелеккә килгән күк!

Мизгелләрнең яме сизлеп арта,   
Туктап бераз уйланганда…
Һәр иртәдән ямьнәр табып,
Яшик әле дөньяда!

Гыйнвар, 2017

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз