Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Ихласлык җитәрлекме?    

«Дөньяда теләсә нинди төчелек туйдыра,

тик бер ихласлык кына туйдырмый.

Чөнки ул – дөньяның үзе кебек, зәңгәр күк йөзе кебек,

яшел чирәмнәр кебек табигый.» (Гариф Ахунов)

       Ихласлык бүгенге көндә кешеләрдәге иң кирәкле һәм мөһим сыйфатларның берсе дип уйлыйм мин. Андый кешеләрнең ягымлы карашларыннан йөрәкләр җылынып, күңел тынычланып, тирә-як яктырып киткән кебек була. Тормыш сукмакларын узганда аларны тиз танып аласың. Ихлас кешеләр алар энҗе бөртеге кебек. Үз хезмәтен сөеп, эшен җаны-тәне белән яратып, бирелеп башкаручы кешегә юлыксаң, инде син үзеңне бөтенләй башка дөньяга эләккән кебек тоясың.

Беребез дә үзенә начар хезмәт күрсәтүне ошатмый, начар товар да сатып аласыбыз килми. Ә яратып һәм күңел биреп башкарылган эшләрне, әлеге хезмәтләрне күрсәтү өлкәсендә янып эшләгән кешеләрне ерактан ук танып алырга була. Аларның ягымлы карашларыннан йөрәкләр җылынып, тынычланып калгандай, тирә-як яктырып киткәндәй тоела. Шулай ук әлеге товарның җаваплылык хисе белән җитештерелгәненә дә ышанычың нык була. Һәр эшне – зурмы ул яки кечкенәме – ихластан, күңел җылысын биреп башкара торган кешеләр ярдәме белән көннәребез, тормышыбыз, дөньябыз да яхшы якка үзгәрә.

Соңгы еллардагы моңа мөнәсәбәтле күзәтүләрем миңа үземнең эшемә дә бөтенләй башкача карый башларга ярдәм итте. Үз-үземә ул сорауны соңгы арада еш бирәм: эшемне ничек башкарам соң мин: кирәк булганга гынамы? Әллә инде күңелемне биреп, ихласлык беләнме? Минем язган сүзем, эшләгән эшем кешегә нинди файда китерә? Эш-гамәлләремнән башка кешеләр канәгать калырмы?  

Ихлас һәм җаваплы булу кешенең нияте белән бәйле, шуңа күрә дә аны һәрвакыт тикшереп, дөресләп торырга кирәк. Андый очракта башкарган эшләребез белән үз тормышыбызны да, хәтта тирә-яктагыларның тормышын да яхшы якка үзгәртүгә һәрберебез дә өлешебезне кертә алырбыз кебек.

Март, 2022

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз