Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Ләйсән булып ява алу кирәк,
Кеше матурлыгын күрергә.

 

Илсөяр Иксанова

Бүген кирәк, ипләп кирәк…

20нче гасырда туып, бераз ул чор тормышында яшәгән кешеләр алар төрле дәверләрне – узган гасыр белән яңа гасырны бәйләп торучы буын. Эшкә җаваплы карарга, алынган хезмәтендә янып эшләргә, дусларның кадерен белергә өйрәнгән әлеге буын кешеләренең хатирәләре дә күп. Шуңа күрә дә яшьләргә аңлашырлык итеп, үз тәҗрибәбезне җиткерә алсак, алар өчен бу әйтеп бетергесез зур хәзинә булыр кебек. Үзгәреш чорларын кичергән кешеләрнең сүзләре, матур истәлекләре һәм төпле фикерләре киләчәк тормыш өчен кызыклы һәм файдалы булмый мөмкин түгел.

Бар шундый кешеләр, ә андыйлар әз түгел, хыялларын, планнарын тормышка ашырыр өчен пенсия яше килеп җиткәнне көтә. Пенсия яше бик еш үзгәреп торган хәзергедәй тотрыксыз заманда андый көннәрне көтүдә мәгънә бармы икән? Яшерен-батырын түгел, пенсия яшенә кадәр барып җитә алмаучылар да бихисап икәнен беләбез. 

Яшьләргә безнең сүзебез хәзер кирәк. Гади һәм гыйбрәтле язмаларыбыз, яратып һәм ягымлы итеп әйткән якты һәм үтемле сүзләребез кирәк. Бүген кирәк булмаса, бүген кызыксынмасалар, күңелләре иртәгә уяныр. Ак кәгазь битләре аша күңелең кушкан уйларың белән, гади итеп язылган нәсихәтләрең: тормыш тәҗрибәң, якты хатирәләрең, файда бирә алырлык киңәшләрең белән бүлешә алу – зур бәхет ул. Бәя көтеп түгел, ә бары күңел кушкан фикерләр һәм сүзләр генә… Кемне генә алма, һәрбер кешенең дә язмышы әллә ничә томлы китап кебек бит.

Апрель, 2022

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз