Наилә Гаффарованың шәхси сайты

Мәңгелек дөньяны мизгел гомерем белән үзгәртәм дип яшә!

 

Шәүкәт Галиев

Баланың оптимизмы һәм сәламәтлеге

Сәламәт, шат күңелле. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Сәламәтлек шат һәм көр күңеллелектән, оптимизмнан башка була алмый кебек, һәм бу чыннан да шулай.

Физик һәм психик сәламәтлек арасындагы бәйләнеш балаларда аеруча ачык күренә. Сәламәт балага күз салыгыз. Аңарда тирә-юнендәге һәр нәрсәгә йотылып караучан янып торган күзләр, ул көлә, уйнарга, йөгерергә, күңел ачарга атлыгып тора.

Күңел күтәренкелеге, һичшиксез, физик сәламәтлектән, организмдагы барлык физиологик функцияләрнең нормаль агышыннан туа. Ләкин бу бәйләнеш кире юнәлештә дә булырга мөмкин, ягъни күңеле көрнең сәламәтлеге дә нык була.

Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәтүенчә, тискәре эмоцияләр гипертоник авырулар, стенокардия, йөрәк-кан тамырлары чирләре формалашуда зур роль уйный. Табиблык тәҗрибәсе шуны күрсәтә ки, пассив, ышанмаучан, шикчел кешеләрдә теләсә кайсы авыру авыррак, озаграк уза, дәвалауга бирешми. Менә ни өчен балада оптимизм, күңел күтәренкелеге, киң күңеллелек тәрбияләү аның сәламәтлеге, бәхете турында кайгыртулардан аерылмаска тиеш.

Бала һәрчак шат күңелле булсын өчен нишләргә соң? Моның өчен иртәдән кичкә кадәр баланың күңелен ачарга кирәкми. Ул үзе тирә-юньнән шатлык, көндәлек гадәти тормыштан кызык табарга, һәрнәрсәне зур канәгатьләнү белән эшләргә өйрәнергә тиеш.

Бу сыйфатлар формалашуда әйләнә-тирә шартлар хәлиткеч роль уйный диярлек. Әгәр гаиләдә шат күңеллелек, оптимизм, яхшылык теләү рухы хөкем сөрә икән, бала аралашучан һәм мөлаем булып үсә.

Балалар алдында аларның һәм үзегезнең авыруларыгыз, күңелсез хәлләр, нинди дә булса куркулар турында сөйләшүдән тыелыгыз. Әгәр балагыз сезнең уегызча юк кына нәрсәгә дә: юлда табылган матур яфракка да, нур шәүләсенә дә, салкында пыялага төшкән бизәккә дә куана икән, сез дә аның белән бергә куангандай итегез. Аның игътибарын гел куркыныч яки күңелсез нәрсәләргә генә түгел, бәлки һәрбер кызыкка, матурга, күңеллегә юнәлтегез.

Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү бик мөһим. Бала үзе эшли алганны беркайчан сез үзегез эшләмәгез! Ул үти алырлык эшләрне аңа ешрак йөкләгез һәм аның үтәлешен тикшерегез. Яхшы эше өчен мактагыз.

Һәр бала белән салмак, тыныч тонда сөйләшергә кирәк. Бер үк вакытта йомшак та һәм таләпчән дә итеп әйтегез: баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып, аның теләсә ничек көйсезләнүенә юл куймагыз.

Бала көйсезләнгән вакытта урынсыз катнашу файдасыз, ул аның киреләнүен көчәйтергә генә мөмкин. Ә инде ул тынычлануга аңа үз-үзен алай тотарга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Сабырлык, тыныч, тигез мөнәсәбәт һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә китерә.

Табиблар һәм педагоглар баланы чамадан тыш иркәләүгә каршы. Иркә бала авыру, тормыш авырлыкларын җиңәргә начар әзерлекле булып үсә. Ләкин әле бу балалар белән кырыс булырга дигән сүз түгел. Ата-ана җылысы балага иң кирәклесе. Ул үзен яратуларын, кадерләүләрен, аның белән исәпләшүләрен тоярга тиеш. Бу кечкенә кешене шәхес буларак ихтирам итегез! Җылы мөнәсәбәт атмосферасында үскән бала үзе дә эмоциональ яктан байрак, башкаларга карата игътибарлы һәм сизгерлек күрсәтергә сәләтлерәк була.

Педагогикада урнашкан кагыйдәне исегездән чыгармагыз: балага тәрбияченең сүзе түгел, эше күбрәк тәэсир итә. Бу турыда һәрвакыт исегездә тотыгыз! Ирексезләүләргә һәм кычкыруларга мөмкин кадәр сирәк мөрәҗәгать итегез, балага күбрәк дөрес шартлар тудырырга омтылыгыз, аңа рухи киеренкелек, оптимизм, тигез холыклылык мисаллары күрсәтегез.

Сәламәт нерв системасы, рухи күтәренкелек, оптимизм — кешенең гармонияле үсешенең мөһим шартларыннан берсе.

     Чыганак:  https://lektsii.org/5-77627.html

Фикер калдырырга

Иң татлы тел - туган тел
Якты уйлар
Кайтаваз